Очрашу җыры (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Сәлам булып яңгырасын
Моңлы җырыбыз.
Барыгызга да җитәрлек
Күңел җылыбыз.
Пар күгәрченнәр шикелле,
Пар күгәрченнәр шикелле
Гөрләшеп кенә яшәгез,
Тигез булыгыз.

Сандугачлы талыгыз,
Талдай зифа ярыгыз.
Бергәләшеп күңел ачыйк,
Ямьле үтсен ялыгыз!

Көтеп алдык сезнең белән
Очрашу кичен.
Җырланасы җырларыбыз
Тик сезнең өчен.
Җырлап ачыла күңелләр,
Җырлап ачыла күңелләр
Җырларыбыз күңелләргә
Моң булып керсен.

Сандугачлы талыгыз,
Талдай зифа ярыгыз.
Бергәләшеп күңел ачыйк,
Ямьле үтсен ялыгыз!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »