Тик икәү без…

Бу дөньяда бүген тик икәү без
Хуҗа булдык авыл төненә.
Мәхәббәтнең изге шаһитлары
Зифа талы белән күл генә.

Бу дөньяда бүген тик икәү без.
Җилләр тынгач, вакыт туктагач,
Табигать тын. Димәк, мәхәббәтне
Кешелек һәм Ходай хуплаган.

Бу дөньяда бүген тик икәү без,
Ай да качкан болыт артына.
Болыт артындагы айга менеп,
Зөһрә-йолдыз таган атына.

Бу дөньяда бүген тик икәү без.
Җилләр тынгач, вакыт туктагач,
Табигать тын. Димәк, мәхәббәтне
Кешелек һәм Ходай хуплаган.

Бу дөньяда бүген тик икәү без,
Нинди бәхет, ләззәт һәм рәхәт.
Йөрәк белән йөрәк кавыштылар
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, мәхәббәт!

Бу дөньяда бүген тик икәү без.
Җилләр тынгач, вакыт туктагач,
Табигать тын. Димәк, мәхәббәтне
Кешелек һәм Ходай хуплаган.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »