Алфавит хәрефләре

Категория: көе һәм сүзләре

Алфавиттагы хәрефләр
Бер көн тавыш күтәргән,
Нигә әле «А» хәрефе
Бездән алда теркәлгән?
Нигә әле басып тора
Аякларын аерып?
Әйдә, дуслар, алып атыйк,
Тормасын ул масаеп.

«Б» хәрефе, тамак кырып,
Шулчак сүзгә кушыла.
Төрле яклап үзен мактап,
Алга чыкмакчы була.
Бар хәрефләр шау-гөр килеп,
Аның сүзен бүлгәннәр.
Син башлаган алар диеп,
Шакшы сүзләр тезгәннәр.

«В» хәрефе, күкрәк сугып,
Атылып алга чыга.
«Г» хәрефе аңа каршы
Җитди сәбәпләр таба.
Шушы хәлдән файдаланып,
«Я» да кыбырсып куйган.
Матур хәреф була торып
Артта йөрүдән туйган.

Күпме генә тырышса да,
Һәр хәреф үзе өчен
Куйса да алга чыгарга
Үзенең барлык көчен,
Бәхәсләшеп туйганнан соң
Барсы да сүрелгәннәр,
«А» хәрефен үз урынына
Басуын үтенгәннәр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.4 (16 голосов)
« »