Бакалым — туган ягым

Категория: көе һәм сүзләре

Ямьле Сөннең буйларында,
Сыенып кочагына,
Тора минем туган авылым —
Оялчан, уйчан гына.

Кайтам әле Бакалыма,
Сызылып таңнар атканда.
Сөн буйларын ак томаннар
Мамык шәлгә япканда.

Чит җирләрнең матурлыгын
Күрмәдем түгел, күрдем.
Тик, авылым, туган якка
Тарта минем күңелем.

Кайтам әле Бакалыма,
Сызылып таңнар атканда.
Сөн буйларын ак томаннар
Мамык шәлгә япканда.

Ник тартмасын минем күңелем
Туып-үскән ягыма.
Бүләк булсын шушы җырым
Минем газиз халкыма.

Кайтам әле Бакалыма,
Сызылып таңнар атканда.
Сөн буйларын ак томаннар
Мамык шәлгә япканда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (13 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »