Бала сагышы

Категория: көе һәм сүзләре

Әнкәемне бүген
Мин дә төштә күрдем.
Йомшак кулын тотып,
Саумы, әнкәй, дидем.
Хуш кайттың, әнкәем,
Китмисеңдер инде?
Шул сүзләргә никтер
Әнкәй башын иде.

Нигә шулай озак,
Әнкәем, килмәдең?
Әллә соң мин барын,
Әнкәем, белмәдең?
Нигә соң, әнкәем,
Үсәм мин синсез?
Кайт, әнкәй, тизерәк,
Миңа күңелсез.

Ничә еллар көтәм,
Әнкәем, кайтмыйсың.
Нигә, әнкәй, мине,
Үзеңә алмыйсың?
Нигә соң, әнкәем,
Өнемдә килмисең?
Син газиз балам, дип,
Елмаеп дәшмисең?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.4 (18 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »