Көтәм сине (икенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Өметемне өзми көтәм сине,
Кайтырсың, дип, бәлки, көзләрен.
Саргайган күк миләш яфраклары,
Саргаядыр минем йөзләрем.
Көтәрмен мин, ахры, гомерем буе,
Өмет учакларым сүнгәнче,
Өннәремдә килеп бер елмайчы,
Төшләремдә чәчкә биргәнче.

Көтәм сине,
Көтәм сине, айлар, еллар үтә,
Кошлар китә дә тагын кайталар.
Синсез үтә җәйге айлы кичләр,
Бер-бер артлы таңнар аталар.

Син идең бит минем йөрәгемдә
Кабызучы сөю хисләрен,
Йөри идек икәү болыннарда,
Исни идек чәчәк исләрен.
Ачуландың карап күзләремә,
Бер сәбәпсез мине рәнҗеттең,
Йөрәгемдә булган саф хисләрне
Аңламыйча, иркәм, син киттең.

Көтәм сине,
Көтәм сине, айлар, еллар үтә,
Кошлар китә дә тагын кайталар.
Синсез үтә җәйге айлы кичләр,
Бер-бер артлы таңнар аталар.

Карап калдым киткән юлларыңа,
Шашып типте йөрәк, әрнеде.
Кинәт кенә тормыш өзелгәндәй,
Яшьләремә буылып үкседем.
Аерылды язмыш юлларыбыз,
Кипте яшьләр, йөрәк сүрелде,
Мәхәббәтем, минем мәхәббәтем,
Сагыш дәрьясына күмелде.

Көтәм сине,
Көтәм сине, айлар, еллар үтә,
Кошлар китә дә тагын кайталар.
Синсез үтә җәйге айлы кичләр,
Бер-бер артлы таңнар аталар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.2 (6 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »