Мәхәббәт язлары

Категория: көе һәм сүзләре

Туган җиргә язлар кайта,
Гөрләвекләр шаулатып.
Сыерчыклар җырлар җырлый,
Күңелләрне дулатып.

Моңсу күзләрең тутырып,
Нигә миңа карадың?
Мәхәббәт укларын минем
Йөрәгемә кададың.

Туган җиргә язлар кайта,
Сиреньнәр чәчкә атып.
Аккошлар кайтырлар микән,
Синнән сәламнәр алып?

Сирень чәчкәләрен өзеп,
Мин сине көтәм, иркәм.
Сине сагынып көткәнемне,
Җаным, беләсең микән?

Туган җиргә язлар кайта,
Нигә кайтмыйсың, иркәм?
Йөрәгемә утлар салдың,
Сине һәр көнне көтәм.

Эх, шауласын мәхәббәтем,
Йөрәгем янсын әле!
Йөрәгем янганын, иркәм,
Син дә сизәрсең әле!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.9 (8 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »