Салкын Алан

Категория: көе һәм сүзләре

Барам әле, барам, дуслар,
Салкын Алан авылына.
Шушы җырны җырлап кайтам
Аның тырыш халкына.

Салкын Алан урманыннан
Чәчәкләр өзсәң иде,
Шушы чәчәкләрдән сиңа
Такыялар үрсәң иде.

Сез дусларга җырлармын мин,
Дәртле яшьлек турында.
Кемнәр генә янмагандыр,
Мәхәббәт утларында.

Салкын Алан урманыннан
Чәчәкләр өзсәң иде,
Шушы чәчәкләрдән сиңа
Такыялар үрсәң иде.

Төнбоеклар үсә икән
Салкын Алан күлендә.
Сезнең җырлар сакланырлар,
Дуслар, минем күңелдә.

Салкын Алан урманыннан
Чәчәкләр өзсәң иде,
Шушы чәчәкләрдән сиңа
Такыялар үрсәң иде.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.4 (5 голосов)
« »