Саумы, Аксубай

Категория: көе һәм сүзләре

Кайтам, дуслар, Аксубайга,
Туып-үскән җиремә.
Мин ашыгам, тик күңелем,
Миннән алда йөгерә!

Саумы, илем, кайттым сиңа,
Сагындым кырларыңны.
Ничә еллар ишетмәгән
Аксубай җырларыңны.

Күңелкәем, син ашыкма,
Икәү бергә кайтырбыз.
Сагышларны, шатлыкларны,
Көйгә салып җырларбыз.

Иртә таңнан чыгам әле
Аксубай кырларына.
Моңсуланып мин кушылам
Сандугач җырларына.

Чит җирләрдә күпме йөрдем,
Күпме илләрне уздым.
Кайту көнен, Аксубаем,
Нигә шулай суздым.

Чәчкәләрне сөя, сөя,
Сокланам болыннарга. —
Хуш яшисең, дип эндәшәм,
Ак зифа каеннарга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.8 (6 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »