Супер Сәвәләй такмаклары

Сез дусларга җырлар җырлыйм
Зур шәхесләр турында.
Булса да алар һәрберсе
Һәрчак безнең каршыда.
Ельцин бабаң ниләр сөйли,
Өстәлләр төя-төя,
Путинны да утыртты бит,
Башыннан сөя-сөя.

Кашыңның каралары,
Бармы соң аралары?
Сезнең кебек була икән,
Сандугач балалары.

Әнәк авылы зур түгел,
Ләкин тарихта эзле.
Минтимер Шәрип улы да
Шунда туган бит үзе.
Актанышта туган егет,
Молодец кулларына.
Исле гөлләр чәчәк атсын
Йөрегән юлларына.

Кашыңның каралары,
Бармы соң аралары?
Сезнең кебек була икән,
Сандугач балалары.

Ишеттеңме, киткән, диләр,
Мухаметшин Казанга.
Ниләр эшләп йөри икән,
Ничек барып карарга?
Зур начальник булган, диләр,
Әллә спикермы үзе.
Булгандыр, нигә булмасын,
Үтә иде бит сүзе.

Кашыңның каралары,
Бармы соң аралары?
Сезнең кебек була икән,
Сандугач балалары.

Миңнеханов бигрәк җитди,
Ай-яй кырыс кашлары.
Ну, булган да егет инде,
Сразу эшли башлады.
Лигачев та киткән, диләр,
Европа илләренә.
Йөри, диләр, тырт-тырт басып,
Таянып билләренә.

Кашыңның каралары,
Бармы соң аралары?
Сезнең кебек була икән,
Сандугач балалары.

Заманалар бигрәк авыр,
Ул кайчан бетәр икән?
Богачевның кассасында
Акчалар җитәр микән?
Ну, Салават, ну молодец,
Тагын гонкада үзе.
Зур шлемыннан күренеп тора
Бер борын, ике күзе.

Кашыңның каралары,
Бармы соң аралары?
Сезнең кебек була икән,
Сандугач балалары.

Хәмәдиев зур гәүдәле
Безнең шәһәр башлыгы.
Бераз гына акча җыйгач,
Фатир бирә башлады.
Башларымда шәп уйлар бар,
Ничекләр әйтим икән?
Агаповтан ничә кило
Колбаса чыгар икән?

Кашыңның каралары,
Бармы соң аралары?
Сезнең кебек була икән,
Сандугач балалары.

Җырның җыртыгы юк, диләр,
Җыртыгын эзләмәгез.
Ошамаган җире булса,
Мине гаепләмәгез.
Ашамыем, эчмием,
Сөяк кенә кимерәм.
Кулыгызны чапмасагыз,
Сәхнәгезне җимерәм.

Кашыңның каралары,
Бармы соң аралары?
Сезнең кебек була икән,
Сандугач балалары.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (11 голосов)
« »