Уйларымда мәктәп еллары

Категория: көе һәм сүзләре

Балачакның гүзәл бер мизгеле
Хәтеремдә минем бүген дә.
Кулга тотып чәчәк бәйләмнәре
Килгән көнем белем иленә.

Кыңгыраулы мәктәп елларына
Алып кайта мине уйларым.
Укытучы апам дәшә сыман:
Улларым сез минем, кызларым.

Хуш килдең син, балам, әйдә, диеп,
Алып киттең тормыш юлыннан.
Авыр чакта ярдәм кулын суздың,
Сакладың син ялгыш адымнан.

Кыңгыраулы мәктәп елларына
Алып кайта мине уйларым.
Укытучы апам дәшә сыман:
Улларым сез минем, кызларым.

Өйрәттең син, ярат, балам, диеп,
Туган илне, әткәң-әнкәңне.
Гомерең буе халкың өчен тырыш,
Онытма син туган телеңне.

Кыңгыраулы мәктәп елларына
Алып кайта мине уйларым.
Укытучы апам дәшә сыман:
Улларым сез минем, кызларым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.8 (56 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »