Ялгыз төнбоеклар

Категория: көе һәм сүзләре

Яшьлеккәем узып артта калды,
Борылсам да күренми инде.
Соңлап кына өзгән төнбоеклар
Йөрәккә дәва булмас инде.

Төнбоеклар, ялгыз төнбоеклар,
Җырларымны сезгә җырлыйм мин.
Төнбоеклар, ялгыз төнбоеклар,
Серләремне сезгә сөйлим мин.

Яшьлек үтте эндәшмичә никтер,
Юл чатында калдым моңаеп.
Төнбоеклар белән бергә килде
Мәхәббәтем миңа соңарып.

Төнбоеклар, ялгыз төнбоеклар,
Җырларымны сезгә җырлыйм мин.
Төнбоеклар, ялгыз төнбоеклар,
Серләремне сезгә сөйлим мин.

Төнбоеклар, газиз чәчкәләрем,
Серләремне сезгә сөйлимме?
Яшьлегемә кире кайта алмыйм,
Мәхәббәтем белән китимме?

Төнбоеклар, ялгыз төнбоеклар,
Җырларымны сезгә җырлыйм мин.
Төнбоеклар, ялгыз төнбоеклар,
Серләремне сезгә сөйлим мин.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »