Хуш дияргә ашыкма

Категория: көе сүзләре

Ташлап китүләрең микән,
Таптап китүләреңме?
Шушы китүләрең белән
Ялгыз итүләреңме?

Киткәч, үкенмәслек булсын,
Элек шуны ачыкла.
Кире кайтулары читен,
Хуш дияргә ашыкма.

Тезелешеп бара кызлар
Чишмәләргә суларга.
Мәхәббәтнең сүнүе бар,
Нигә аны сынарга?

Киткәч, үкенмәслек булсын,
Элек шуны ачыкла.
Кире кайтулары читен,
Хуш дияргә ашыкма.

Агыйделнең уртасында
Дулкын кага көчлерәк.
Сөйгәненнән аерылса,
Түзә алмас ич йөрәк.

Киткәч, үкенмәслек булсын,
Элек шуны ачыкла.
Кире кайтулары читен,
Хуш дияргә ашыкма.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »