Юллар ятты арага

Категория: көе сүзләре

Чигә чәчләрем агарды,
Ак шәлләр ябынганга.
Ак шәл ябынганга түгел,
Иркәмне сагынганга.

Киткән чакта, кайтырмын, дип,
Вәгъдәләр бирде иркәм.
Вәгъдәләрен онытырлык
Ни хәлләр булды икән?

Башымдагы ак шәлемне
Алыштырдым карага.
Чакрымнарга салалмаслык
Юллар ятты арага.

Киткән чакта, кайтырмын, дип,
Вәгъдәләр бирде иркәм.
Вәгъдәләрен онытырлык
Ни хәлләр булды икән?

Башымдагы шәлләремнең
Карасы уңса иде.
Озын юлларның азагы
Кавышу булса иде.

Киткән чакта, кайтырмын, дип,
Вәгъдәләр бирде иркәм.
Вәгъдәләрен онытырлык
Ни хәлләр булды икән?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
« »