Җырларымда яшим

Категория: көе сүзләре

Урман төшкән сагышларга,
Көзнең сулышын тоеп.
Усак җиргә келәм җәйгән,
Төсле яфраклар коеп.

Кайчан сугар, кайда сугар
Йөрәгемдәге яшен?
Бу дөньяда бер яшәсәм,
Җырларымда мең яшим.

Каен белән өрәңге дә
Сары ялкын эчендә.
Сирин яфраклары гына
Җәйдәге үз төсендә.

Кайчан сугар, кайда сугар
Йөрәгемдәге яшен?
Бу дөньяда бер яшәсәм,
Җырларымда мең яшим.

Вакыт җиткәч, көзләр килә,
Куеп булмый киртәләр.
Ачы җилләр туган якны
Көзгә куып кертәләр.

Кайчан сугар, кайда сугар
Йөрәгемдәге яшен?
Бу дөньяда бер яшәсәм,
Җырларымда мең яшим.

Күңелемә алтын көзләр
Шигъри илһамын сала.
Йөрәгемнең бер кисәге
Үткән җәйләрдә кала.

Кайчан сугар, кайда сугар
Йөрәгемдәге яшен?
Бу дөньяда бер яшәсәм,
Җырларымда мең яшим.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
« »