Күргән төш сыман

Категория: көе сүзләре

Тәрәзәдән юлга карап торам,
Эзең ята карда уелып.
Таҗы сулган яран гөлдәй, хәзер
Яшәрмендер ялгыз, боегып.

Тәрәзәдән карап үткәргән төн
Йоклаганда күргән төш сыман.
Язлар җиткәч, эзең эрегәндә,
Алып киткән аны ак томан.

Вакыт туктап калган төсле булды,
Саклагандай шомлы тынлыкны.
Авыр фаҗигадән җил сискәнеп
Япты айга салкын болытны.

Тәрәзәдән карап үткәргән төн
Йоклаганда күргән төш сыман.
Язлар җиткәч, эзең эрегәндә,
Алып киткән аны ак томан.

Төнге күктән җиргә ак мамыктай
Коела кар киткән юлыңа.
Гөнаһсыз наз җиргә төшкән саен
Янган җаным эзләп суына.

Тәрәзәдән карап үткәргән төн
Йоклаганда күргән төш сыман.
Язлар җиткәч, эзең эрегәндә,
Алып киткән аны ак томан.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
« »