Миннән китү

Миннән китү, иркәм, китү түгел әле,
Үз-үзеңнән китә алмассың.
Ара ераклашкан саен, беләм,
Сагынырсың, он(ы)та алмассың.

Ак күлмәгең киеп чыктың син каршыма,
Өмет белән карап күземә.
Гафу ит син, дидең, кабул ит син, дидең,
Гомерлеккә бергә булыйк без.

Китсәң китәрсең лә, бу язмышым
Язмыш дәфтәренә язылган.
Тормышларның шушы өлешендә
Миңа, сиңа матур яз булган.

Ак күлмәгең киеп чыктың син каршыма,
Өмет белән карап күземә.
Гафу ит син, дидең, кабул ит син, дидең,
Гомерлеккә бергә булыйк без.

Китсәң кит лә, йөрәгеңдә кала
Мәңге онытылмаслык бер яра.
Еллар үткән саен, искә алып
Сагынырсың мине берара.
Икебезгә насыйп бер яра.

Ак күлмәгең киеп чыктың син каршыма,
Өмет белән карап күземә.
Гафу ит син, дидең, кабул ит син, дидең,
Гомерлеккә бергә булыйк без.

Голосов пока нет
« »