Сагынам (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Таш калада җилгә ялынам,
Алып кил, дип, чәчәк исләрен.
Мин аларны шундый сагынам,
Исләреннән таныйм төсләрен.

Янган йөрәгемә ялынам,
Янма, әйләнәсең күмергә.
Авылымны шундый сагынам,
Ничек кенә кайтып килергә.

Яңгыр болытына ялынам,
Сафландырып үт, дип, һаваны.
Чишмә челтерәвен сагынам,
Анда безнең яшьлек дәвамы.

Янган йөрәгемә ялынам,
Янма, әйләнәсең күмергә.
Авылымны шундый сагынам,
Ничек кенә кайтып килергә.

Һавадагы кошка ялынам,
Әйтче, кайда сөйгән ярым, дип,
Мин аны бит шундый сагынам,
Кай тарафка эзләп барыйм, дип.

Янган йөрәгемә ялынам,
Янма, әйләнәсең күмергә.
Авылымны шундый сагынам,
Ничек кенә кайтып килергә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
« »