Сагыш җилләре

Категория: көе сүзләре

Җилләр исә, җанны кисә,
Еракларда туган җир.
Читтә гомер иткәннәргә,
И Ходаем, түзем бир.

Чит җирләрдә сагышлардан
Ялгыз гөл булып көйдем.
Ак каеннарым төбенә
Кайтып егылыр идем.

Офыкларга карап җырлыйм
Җырларымның моңлысын.
Ничек онытыйм тәпи баскан
Туган туфрак җылысын.

Чит җирләрдә сагышлардан
Ялгыз гөл булып көйдем.
Ак каеннарым төбенә
Кайтып егылыр идем.

Гомер буе саргаерга
Насыйп итте язмышлар.
Туган җирдән сәлам әйтеп
Тезелеп үтә аккошлар.

Чит җирләрдә сагышлардан
Ялгыз гөл булып көйдем.
Ак каеннарым төбенә
Кайтып егылыр идем.

Голосов пока нет
« »