Соңгы җыр

Күтәрелде аккош зәңгәр күлдән,
Күтәрелде кабат төшмәскә.
Давылларга каршы очасы бар,
Төнбоеклар гаеп итмәсләр.

Аккош булып күтәрелмәс идем,
Алда көтә мине чыңлы юл.
Ачы сагышларга манып язган
Бу, сөеклем, сиңа соңгы җыр!

Күтәрелде аккош моңсу гына,
Күл өстеннән кат-кат урады.
Канатлар да кайчак каерыла,
Катлаулы шул тормыш юллары.

Аккош булып күтәрелмәс идем,
Алда көтә мине чыңлы юл.
Ачы сагышларга манып язган
Бу, сөеклем, сиңа соңгы җыр!

Зеңләп торды күктә ачы аваз:
Хушлашулар ахры шул булыр.
Аккош — ул мин. Сиңа багышланган,
Ишетәсеңме, бу бит соңгы җыр!!!

Аккош булып күтәрелмәс идем,
Алда көтә мине чыңлы юл.
Ачы сагышларга манып язган
Бу, сөеклем, сиңа соңгы җыр!

Әй, син төнбоеклы зәңгәр күлем,
Ишетәсеңме аккош авазын?
Сизәсеңме, бәгырьләргә үткән
Хушлашу һәм сөю газабын?

Аккош булып күтәрелмәс идем,
Алда көтә мине чыңлы юл.
Ачы сагышларга манып язган
Бу, сөеклем, сиңа соңгы җыр!

Голосов пока нет
« »