Газиз туган як

Иделе киң, диңгезгә тиң,
Ямьле безнең туган ягыбыз.
Башка бер ил кирәк түгел,
Шунда үтсен тормыш юлыбыз.

И туган як, газиз туган як,
Бишегемә былбыл кунган як.
Сандугачлар белән сайрашып,
Сабый чагым узган як.

Туган як дип сагынып кайта,
Язлар җиткәч, сайрар кошлары.
Язлар матур, җәйләр ямьле,
Чыныктыра салкын кышлары.

И туган як, газиз туган як,
Бишегемә былбыл кунган як.
Сандугачлар белән сайрашып,
Сабый чагым узган як.

Ярсулы безнең йөрәкләр,
Без үсәбез катлаулы чорда.
Яшь йөрәгең белән ярсып,
Илне сөйсәң, кушыл бу җырга.

И туган як, газиз туган як,
Бишегемә былбыл кунган як.
Сандугачлар белән сайрашып,
Сабый чагым узган як.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.4 (22 голоса)
« »