Мәндәемә кайтам

Әнкәемнең чулпы тавышлары,
Әткәемнең чалгы янавы
Колакларда, йөрәкләрдә чыңлый,
Онытып булмый, булмый аларны.

Мәндәемә кайтам, авылдашлар,
Сезне сагынып, сезне яратып.
Ак теләкләр генә теләп кайтам,
Шикләремне җилгә таратып.

Адашканда, юлдан тайпылганда,
Барыр юнәлешем югалса,
Түмгәкләргә килеп сөртенгәндә,
Дуслар дошман булып тоелса.

Мәндәемә кайтам, авылдашлар,
Сезне сагынып, сезне яратып.
Ак теләкләр генә теләп кайтам,
Шикләремне җилгә таратып.

Кайтам монда иман яңартырга,
Чишмәләрдә битем юарга.
Шыткан тамырымны эзләп кайтам,
Кайтам монда кабат туарга.

Мәндәемә кайтам, авылдашлар,
Сезне сагынып, сезне яратып.
Ак теләкләр генә теләп кайтам,
Шикләремне җилгә таратып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »