Рәшит-Сәет чишмәсе

Батыр юллары әллә такырмы,
Әллә күктән йолдыз явамы?
Күзләреңә әгәр бер карасам,
Йөрәккәең синең янамы?

Сер төенен чишәм, чишәм, дисең,
Серемнең юк сиңа чишәсе.
Күңелемнән челтрәп-челтрәп ага
Рәшит-Сәет халык чишмәсе.

Әйдә кил син, әйдә бергә үтик
Шул чишмәнең яшел буйларыннан.
Бер иелеп әгәр суын эчсәң,
Чыкмас ул синең уйларыңнан.

Сер төенен чишәм, чишәм, дисең,
Серемнең юк сиңа чишәсе.
Күңелемнән челтрәп-челтрәп ага
Рәшит-Сәет халык чишмәсе.

Кара син, күктә күпме йолдыз,
Көмеш ай алар арасында.
Кайтырмын кабат Батырыма,
Чишмәләре әгәр чакырса.

Сер төенен чишәм, чишәм, дисең,
Серемнең юк сиңа чишәсе.
Күңелемнән челтрәп-челтрәп ага
Рәшит-Сәет халык чишмәсе.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »