Ак калфагым (беренче вариант)

Дәү әнием энҗе калфак
Бүләк итте үземә.
Энҗе калфак, үзе ап-ак,
Бик килешә үземә.

Әй, калфагым, калфагым,
Калфаклар кияр чагым.
Күңелемә ямь бирүче
Нур булды шул калфагым.

Дәү әнием бүләгенә
Йөрим сөенеп кенә.
Сәхнәләргә чыгып җырлыйм,
Калфаклар киеп кенә.

Әй, калфагым, калфагым,
Калфаклар кияр чагым.
Күңелемә ямь бирүче
Нур булды шул калфагым.

Калфагымның матурлыгын
Һәммәсе дә күрсеннәр.
«Энҗе калфак кигән кыз ул,
Татар кызы», — дисеннәр.

Әй, калфагым, калфагым,
Калфаклар кияр чагым.
Күңелемә ямь бирүче
Нур булды шул калфагым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (22 голоса)
« »