Нәни кыз Гүзәл

Алты гына тулса да,
Буем кыска булса да,
Әниемә булышам —
Мактатырга тырышам.

Иртән торып урын җыям,
Савыт-сабамны юам.
Сөртеп алам тузанны,
Әй мактыйлар үземне.

Исемем минем — Гүзәл,
Бакчада үскән гөлдәй,
Әтием бар, әнием бар —
Минем бәхетем төгәл.

Иртән торып урын җыям,
Савыт-сабамны юам.
Сөртеп алам тузанны,
Әй мактыйлар үземне.

Мин үземне, әнием,
Бик тә бәхетле саныйм.
Шуңа күрә үзегезгә
Һәрчак елмаеп карыйм.

Иртән торып урын җыям,
Савыт-сабамны юам.
Сөртеп алам тузанны,
Әй мактыйлар үземне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
« »