Килмисең син көлеп

Таңнарда уянам,
Таңнарда уйланам —
Мин сине һаман да юксынам.
Көннәрем төн кебек,
Килмисең син көлеп —
Дөньяда яшәвем юк сыман…

Ә йөрәк сагына,
Уй канат кагына —
Җилпенеп очам мин яныңа.
Күңелдә көз кебек,
Килмисең син көлеп —
Сагыш-моң коела җаныма…

Юлларны күзлим мин,
Гел сине эзлим мин —
Нур тулы күзләргә яшь тула.
Кояшлы чык кебек,
Килмисең син көлеп —
Бер генә килсәң соң, ни була?!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (9 голосов)
« »