Пар алма

Алларыма килеп тезләндең син,
Кулларында иде пар алма.
Төшләремә кереп һәркөн шулай
Таң атуга китеп югалма.

Өзелеп лә төште пар алмакай,
Ятимләнеп калды алмагач.
Өзелә бит инде үзәккәем,
Ялгызлыктан дәва булмагач.

Пар алмадай, пар алмадай идек —
Үз күзләрем тиде, күрәсең.
Пар алмадай бигрәк татлы булып
Төшләремә минем керәсең.

Өзелеп лә төште пар алмакай,
Ятимләнеп калды алмагач.
Өзелә бит инде үзәккәем,
Ялгызлыктан дәва булмагач.

Җанга ява бары салкын көзләр,
Бар төсләрне җиргә тигезләп.
Төшләремә кергән пар алманы
Бакчаларда йөрим мин эзләп.

Өзелеп лә төште пар алмакай,
Ятимләнеп калды алмагач.
Өзелә бит инде үзәккәем,
Ялгызлыктан дәва булмагач.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.1 (35 голосов)
« »