Үрмәгөл

Категория: көе сүзләре

Үрмәгөлләр бөредә,
Язлар ямьгә төренә.
Мәхәббәтең үрмәгөлдәй
Йөрәгемә үрелә.

Үрмәгөлләр үрләсен,
Җил сындыра күрмәсен.
Үрмәгөлдәй сылу иркәм,
Күзләр генә тимәсен.

Үрмәгөлләр ак икән,
Чәчәкләре вак икән.
Өзгәләнә үзәккәем —
Сөюләрең хакым икән?

Үрмәгөлләр үрләсен,
Җил сындыра күрмәсен.
Үрмәгөлдәй сылу иркәм,
Күзләр генә тимәсен.

Үрмәгөлләр сибәрсең,
Көзләр җиткәч өзәрсең,
Сөйгән ярың ятны сөйсә,
Ни хәл итеп түзәрсең.

Үрмәгөлләр үрләсен,
Җил сындыра күрмәсен.
Үрмәгөлдәй сылу иркәм,
Күзләр генә тимәсен.

Үрмәгөлләр ал гына,
Яфраклары тар гына.
Җаным сөйгән ярым ла син,
Янып сөйгән яр гынам.

Үрмәгөлләр үрләсен,
Җил сындыра күрмәсен.
Үрмәгөлдәй сылу иркәм,
Күзләр генә тимәсен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.8 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »