Сагынсаң, саргайсаң,
Хәбәр сал җилләргә.
Мин килеп җитәрмен
Син көткән җирләргә.
Сагынсаң, бутылсаң,
Хәбәр сал җилләргә.
Ерак дип тормамын,
Китәрмен чүлләргә.
Көенсәң, сөенсәң,
Хәбәр сал җилләргә.
Мин алып кайтырмын
Зар иткән илләргә.
Чит-яттан сөелсәң,
Зинһар, дим, белгертмә.
Мин калган тарафка
Җилләрне йөгертмә.
Бу җыр Азамат Тимеров, Бибисара Азаматова, Дәниф Шәрәфетдинов, Нурия Абдуллина, Нәсимә Тимерова, Рания Билалова, Хәния Фәрхи репертуарында бар
Добавлено Almaz в Втр, 28/09/2010 - 21:47
«
»