Боексотма күңелемне

Категория: көе һәм сүзләре

Гомеркәем моң чишмәсе,
Юлларын тапса иде,
Сагышларым, ярсуларым,
Су булып акса иде.

Боексотма күңелемне,
Авыр сүзләрең белән,
Йөрәккәем мең яралы,
Аңла күңелем белән.

Чәчкә гомере бер яз гына,
Гөлләр дә сулыр әле,
Көзләр җиткәч шул назларны,
Сагынып еларсың әле.

Боексотма күңелемне,
Авыр сүзләрең белән,
Йөрәккәем мең яралы,
Аңла күңелем белән.

Гомеркәем моң чишмәсе,
Чылтырап кына агадыр,
Суларыннан авыз итсәң,
Сагышлар таралалыр.

Боексотма күңелемне,
Авыр сүзләрең белән,
Йөрәккәем мең яралы,
Аңла күңелем белән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (7 голосов)
Бу җыр репертуарында бар « »