Сынмадым-сыгылмадым

Кыр казлары күк тезелеп,
Белми барыр юлларын.
Кайда илтеп куйдың язмыш
Илнең гүзәл улларын?
Кемнәр сатты, кемнәр атты
Татар зыялыларын?

Юл чатында ап-ак шәлдән
Чиккән яулык болгадың.
Себер урманнарын ярып,
Тальян булып чыңладым.
Дошман сынды, ә мәхәббәт
Сыналдың, сыгылмадың.

Зил-зиләле давылларда,
Илдән хәбәр тыңладым.
Тамырларымны куптарды,
Ләкин үзем сынмадым.
Туган яктан җыр агылса,
Дус-ишлөрне уйладым.

Күпме язлар, кошлар кайтты
Мин юк идем, дускаем.
Салават күпере чыкса
Кавышуга юрадың.
Яшьләр түктең, рәхмәт, көттең,
Сынмадың-сыгылмадың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »