Әнисә (икенче вариант)

Зәңгәр күктә ярсый-ярсый тургай җырлый,
Талгын гына язгы назлы җил исә.
Язлар кебәк матур, гүзәл дә син,
Сөенечем минем, гүзәл Әнисә.

Сары шәлен яба зифа ак каеннар,
Гөлләр шиңә, алтын моңсу көз җитсә.
Йөрәгемдә дөрләп мәхәббәтем яна,
Сизәсеңме шуны, бәгърем Әнисә.

Очып кайтыр идем, әгәр язмыш миңа
Яшьлегеңә әйдә кире кайт, дисә,
Тормыш юлын бергә узарга гомергә
Сайлар идем сине, сине Әнисә.

Варианты песни

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.6 (9 голосов)
« »