Синең белән

Категория: көе сүзләре

Синең белән шундый рәхәт миңа
Сүз әйтергә телем бәйләнә.
Көлемсерәп тик бер карасаң да
Салкын кышым язга өйләнә.

Синең белән шундый рәхәт миңа,
Югала бар кайгы-зарларым.
Синең өчен саклаганмын икән
Күңелемнең иң саф назларын.

Синең белән шундый рәхәт миңа,
Мәрхәмәте микән язмышның?
Мин шул хәлдә мәңге калыр идем
Туктата алсам гомер агышын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (6 голосов)
« »