Биектауда — уйларым

Категория: көе сүзләре

Биектау — Казан артында,
Юктыр күрми киткәннәр.
Монда чәчкәләр дә безнең
Очрашуны көткәннәр.

Сиңа дип роза гөленә
Үрелдем, өзәлмәдем.
Инде атап бер җыр яздым,
Сагындым, түзәлмәдем.

Әллә син көлеп карадың,
Әллә кояш елмайды.
Шул нурлар яктырта хәзер
Минем күңел дөньямны.

Сиңа дип роза гөленә
Үрелдем, өзәлмәдем.
Инде атап бер җыр яздым,
Сагындым, түзәлмәдем.

Биектау — Казан артында,
Биектауда — уйларым.
Синнән башка ничек итеп
Яшәлгәндер елларым.

Сиңа дип роза гөленә
Үрелдем, өзәлмәдем.
Инде атап бер җыр яздым,
Сагындым, түзәлмәдем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
« »