Мамык шәлен иңнәренә сал да

Категория: көе сүзләре

Кайттым әле яшьлек елларыма,
Хыял сукмагыннан атларга.
Хыялларым миңа иман бирде
Күңелемдә сине сакларга.

Мамык шәлең иңнәреңә сал да
Бер чык әле чишмә янына.
Йөзкәеңне бик күрәсем килде.
Тик ерактан гына, аз гына,
Тик ерактан гына, аз гына.

Сыйпап үтәм бәпкә үләннәрен
Кулым бирәм яшел талларга.
Серләремне сөйләр идем дә бит,
Алар яшь шул мине аңларга.

Мамык шәлең иңнәреңә сал да
Бер чык әле чишмә янына.
Йөзкәеңне бик күрәсем килде.
Тик ерактан гына, аз гына,
Тик ерактан гына, аз гына.

Юлларыбыз аерылдылар димә,
Кайрылдылар димә, канатлар.
Минем йөрәк синең исемеңне
Һәр тибеше саен кабатлар.

Мамык шәлең иңнәреңә сал да
Бер чык әле чишмә янына.
Йөзкәеңне бик күрәсем килде.
Тик ерактан гына, аз гына,
Тик ерактан гына, аз гына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.8 (5 голосов)
« »