Язмышлар (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Соңга калдым, ахры, мин кайтырга,
Көткәннәрдер дуслар, танышлар.
Бер үк җирдә туып үссәк тә без,
Бер үк түгел безнең язмышлар.

Көттергәнгә дә бик җиңел түгел,
Авыр булган кебек көткәнгә.
Туган яктан мәңге китмәс идем,
Кайта алсам әгәр үткәнгә.

Соңга калдым, ахры, мин быел да,
Язга дидем, инде кыш җиткән.
Кеше гомере, оясыннан китеп,
Кайта алмый йөрегән кош икән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »