Унҗиде яшем

Категория: көе сүзләре

Язгы хис белән йөрәк серләшә,
Каеннар шавы — киләчәк дәшә.
Кулда — таныклык, чәчәк бәйләме,
Бу безнең яшьлек, язмыш бәйрәме.

Нәрсәгә тиңлим унҗиде яшем?
Ул — кояш нуры, ул — көчле яшен.
Ул — саф таңнары без барыр юлның,
Туачак моңы без җырлар җырның.

Күктән тулган ай сокланып карый,
Йомшак май җиле бөдрәләр саный.
Бөдрәләр бизи сылу йөзләрне,
Зөһрә йолдыз күк янар күзләрне.

Нәрсәгә тиңлим унҗиде яшем?
Ул — кояш нуры, ул — көчле яшен.
Ул — саф таңнары без барыр юлның,
Туачак моңы без җырлар җырның.

Әйләнә яшьлек, ургылып хискә,
Бу онытылмас бәхетле кичтә.
Күңелдә — шатлык, йөрәктә — көю
Беренче хатлар, беренче сөю.

Нәрсәгә тиңлим унҗиде яшем?
Ул — кояш нуры, ул — көчле яшен.
Ул — саф таңнары без барыр юлның,
Туачак моңы без җырлар җырның.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »