Таң атканда чык бөртекләрендә
Якты нурлар уйный җем-җем килеп.
Үпкәләмә, иртән йокылардан
Уянганда күз яшемне күреп.
Көн кызуы арта барган саен
Чык бөртеге кибә яфракларда.
Үпкәләмә, күз яшемә күмеп,
Елый-елый сине йоклатканга.
Ни хәл итим, өметләрне өзми,
Җылы эзлим сүнгән учакларда.
Үпкәләмә, сине үземчәләп,
Күз яшьләрем белән яратканга.