Син кайда идең?

Категория: көе сүзләре

Син кайда идең,
Кайларда йөрдең,
Ничек мин сине
Күрмәдем икән?
Син торган йортны,
Синең урамны
Ничек кенә мин
Белмәдем икән?

Дөньялар гиздем,
Зур юллар кичтем.
Чакырды мине
Синең күзләрең.
Синең исемеңне
Мин белми идем;
Сине сагындым,
Сине эзләдем.

Тик сиңа гына
Җырлармын, диеп,
Мин йөрәгемдә
Бер җыр йөреттем.
Бер көнне әле
Очрарсың, диеп,
Иртә дә кичен
Мин сине көттем.

Бүген син минем
Каршыма килдең;
Мин дә бит сине
Эзләдем, дидең.
Мин дә бит сине
Сагындым, дидең,
Кайларда йөрдең,
Син кайда идең?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.9 (164 голоса)
« »