Тулпар атлар чаба

Атлар чаба, тулпар атлар чаба,
Ут-очкыннар оча тояктан.
Шул атларда сиңа илтер өчен
Сәлам язам туган яклардан.

Сәламнәрем, бәлки, барып җитәр
Бөдрә яллы тулпар атларда.
Шул атларда хәбәрләрең кайтыр,
Сагындырып, туган якларга.

Тулпар атлар канатланганмыни —
Очып бара сезнең якларга.
Сәлам нәрсә, сөюләрең белән
Син үзең кайт тулпар атларда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (6 голосов)
« »