Онытма (икенче вариант)

Тау итәген томан сарган чакта,
Җыр яңарса кичке тынлыкта.
Таулар аша юллар узган якта
Сагынучың барын онытма.

Эсселектән арып, хәлдән таеп
Ятып калсаң кайнар комлыкта,
Сусавыңны басар чык булырдай
Якын кешең барын онытма!

Иңнәреңә ялгыз күтәрмәстәй
Авырлыклар төшсә тормышта,
Янәшәңә басыл иңен куяр
Якын дустың барын онытма.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.2 (6 голосов)
« »