Онытмам сине, Мәмәтем

Категория: көе һәм сүзләре

Мәмәтем минем, урман-кырларга,
Биек тауларга якын урнашкан.
Тау битләрендә, сабан туенда
Ике бәхет бергә табышкан.

Минем яшьлегем, Мәмәтем,
Үтте синең гүзәл кочагыңда.
Мәмәтем минем, Мәмәтем,
Онытмам сине һәрчагымда.

Арка күлләре, аның юллары,
Урман-басулар аша үте иркәм.
Нарат аланында, бергә булган көннәр
Нигә шулай сагындыра икән?

Минем яшьлегем, Мәмәтем,
Үтте синең гүзәл кочагыңда.
Мәмәтем минем, Мәмәтем,
Онытмам сине һәрчагымда.

Җәйнең таңнары, кояш чыгулары,
Әтием белән печән чабулары,
Кыр чишмәсеннән учлап су эчүләре,
Уемнан чыкмый Мәмәт кичләре.

Минем яшьлегем, Мәмәтем,
Үтте синең гүзәл кочагыңда.
Мәмәтем минем, Мәмәтем,
Онытмам сине һәрчагымда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (5 голосов)
« »