Язгы сулар аккан чагында
Очраштык без Идел ярында.
Сөйләдең син миңа шул вакытта
Мәхәббәт һәм дуслык турында.
Ә бүген кинәт киселде йөрәк —
Ишеттем мин шикле бер хәбәр.
Хак булса, хак булса,
Хак булса әгәр.
Ничек онытыйм ямьле яз аен —
Яфрак ярды назлы ак каен.
Ялкынланып типте минем йөрөк —
Синең белән очрашкан саен.
Ә бүген кинәт киселде йөрөк —
Ишеттем мин шикле бер хәбәр.
Хак булса, хак булса
Хак булса әгәр.