Вәгъдә бирәм, әнием

Әниемнең уйчан күзләрендә
Күпме моң һәм күпме сагыш бар.
Бар күңелен, йөрөк ялкыннарын
Һәрвакытта миңа багышлар.

Изге өметләрен әниемнең
Ничек кенә итеп аклыйм соң,
Йөрәгеннән чыккан моңлы көйне
Ничек кенә отып алыйм соң?

Вәгъдә бирәм, әнием, синең алда —
Өметеңне синең аклармын,
Синең җырларыңны ядкарь итеп
Күңелемдә мәңге саклармын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »