Мәхәббәт килгән икән

Уйланам таң алдыннан
Тыңлыйм җилләр искәнен.
Олы шатлык көткәндәй,
Күңел әллә нишләде.

Сандугач җыры булып,
Алсу таң нуры булып,
Мәхәббәт килә микән?
Шул җанны телә микән?

Уйланам да моңланам,
Зәңгәр ярсу кичләрдә.
Карасам йолдызларга
Янам кайнар хисләрдә.

Сандугач җыры булып,
Алсу таң нуры булып,
Мәхәббәт килә микән?
Шул җанны телә микән?

Миңа карап елмайды
Чибәр егет болында.
Сихерләде, иркәм, дип,
Каршы төште юлыма.

Сандугач җыры булып,
Шатлыкның зуры булып,
Мәхәббәт килгән икән
Шул җанны телгән икән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »