Язгы вальс

Елмаешып бии йолдызлар,
Бигрәк ямьле инде бу язлар —
Бу мизгелдә әйтер сүзем бар.

Бик сагындым сине, сөйгән яр,
Хак җырларым, сиңа, асыл яр,
Кил, килче, сөйгән яр.

Кояш сибә җылы ал нурлар,
Оялышып сүнә йолдызлар —
Сүнмәс ялкыннарда янарга.

Бик сагындым сине, сөйгән яр,
Хак җырларым, сиңа, асыл яр,
Кил, килче, сөйгән яр.

Яз моңнарын суза былбыллар,
Йөрәгемдә сүнмәс ялкын бар —
Җырга күчә күңелдәге моңнар.

Бик сагындым сине, сөйгән яр,
Хак җырларым, сиңа, асыл яр,
Кил, килче, сөйгән яр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »