Ятим иттең, әнкәй

Категория: көе һәм сүзләре

Гомер бүләк иттең, ләкин балачагым
Ак биләүдәй назлап төрмәдең.
Балам дигән сүзең тилмереп лә көттем,
Елап чыга идем тәннәрен.

Ташлап киттең, әнкәй,
Ятим иттең, өнкәй,
Ничек түзә синең йөрәгең?

Сине кайтаруны сорап ялвардым мин
Ал таңнардан, ачы җилләрдән.
Нәүмиз, ятим иттең бәгырь кисәгеңне
«Әни» дигән назлы сүзләрдән.

Ташлап киттең, әнкәй,
Ятим иттең, өнкәй,
Ничек түзә синең йөрәгең?

Өзгәләнә булыр хәзер үзәкләрең
Күргәч улың-лачын егетне.
Ятимлекнең ачы тамчылары юды
Сиңа булган соңгы өметне.

Ташлап киттең, әнкәй,
Ятим иттең, өнкәй,
Ничек түзә синең йөрәгең?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »