Хәтер исән!

/1552 елга реквием/

Казан өчен башын салган
Шаһидләргә гүя дога,
Агыладыр айлар-еллар
Моңлы бер җыр: «Татар-Болгар».

Ничәнче йөз язлар килә —
Җирдө матур гөлләр үсә…
Һәр көз моңлы җилләр исә —
Хәтер имин! Хәтер исән!!!

Беркемгә дә, беркайчан да
Якты дөнья килми ике…
Сызланды ра күңел читен:
Мең дә биш йөз илле ике.

Ничәнче йөз язлар килә —
Җирдө матур гөлләр үсә…
Һәр көз моңлы җилләр исә —
Хәтер имин! Хәтер исән!!!

Җәрәхәттән арынырга —
Вакыт-табиб, вакыт-пәрдә.
«Татар» дигән иман барда
Әрнү китми йөрәкләрдән…

Ничәнче йөз язлар килә —
Җирдө матур гөлләр үсә…
Һәр көз моңлы җилләр исә —
Хәтер имин! Хәтер исән!!!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
« »