Гашыйк ит

Категория: көе һәм сүзләре

Яратам дисең син өзелеп,
Күрәм мин йөзеңнең алсуын,
Мин дә сине сөям димәгәч,
Сизәм йөрәгеңнең ярсуын.

Гашыйк ит, үзеңә гашыйк ит,
Газаплавым өчен гафу ит.
Йөрәккә бит булмый боерып,
Сабыр итче, төшмә боегып.

Яратам дисең син, өзелеп,
Ал гөлләр сибәсең алдыма.
Ул да мине сөядер диеп
Йөрәгеңне берүк алдама.

Гашыйк ит, үзеңә гашыйк ит,
Газаплавым өчен гафу ит.
Йөрәккә бит булмый боерып,
Сабыр итче, төшмә боегып.

Яратам дисең син өзелеп,
Иңемә башыңны куясың.
Ташламачы, бәгърем, дисең дә,
Йөрәгемә яра саласың.

Гашыйк ит, үзеңә гашыйк ит,
Газаплавым өчен гафу ит.
Йөрәккә бит булмый боерып,
Сабыр итче, төшмә боегып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »