Сабакташлар (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Үтеп барса да яшьлек еллары,
Хәтердә һаман мәктәп юллары.
Дөрли күңелдә әле бүген дә
Үсмер вакытның якты уйлары.

Ул еллар инде кабатланмаслар,
Кайда сез хәзер, әй, сабакташлар?
Кайда соң, кайда шау-гөр килешеп,
Уйнап-көлешеп укыган чаклар?!

Һәркөн диярлек күрешә идек,
Һәрбер шатлыкны бүлешә идек.
Мәңгегә шулай дуслык, татулык
Торсын яктырып, диешә идек.

Исләргә төшеп, хисләргә күчеп,
Сагындырасыз, әй, сабакташлар!
Сагындыра гел шау-гөр килешеп,
Уйнап-көлешеп укыган чаклар!

Аерсалар да гомер юллары,
Ерак калса да мәктәп еллары,
Очрашуларга әйди күңелне,
Суынмый икән яшьлек уйлары.

Онытып булмый сезне, якташлар!
Һаман истә сез, әй, сабакташлар!
Истә гел, истә шау-гөр килешеп,
Уйнап-көлешеп укыган чаклар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (84 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »